Авыл тарихыннан
Кызыл Чишмә авылы - нигез салыну
Кызыл Чишмә - авылның 1928 елда бирелгән яңа исеме. Авылга 1600 елларда беренче нигез салучылар - Карлы чигендә сакчы булып хезмәт итүче татарлар. Аларны мишәр дип тә атаганннар.
Кызыл Чишмә авылы бүген
2021 елда халык саны алу нәтиҗәсе күрсәткечләре:
- Барысы 234 йорт, шуларның 159-ында яшиләр, 75-е буш тора.
- Авылда яшәүче халык исәбе: барысы 417 кеше. Шулардан 196-сы ир-ат, 221-е хатын-кыз.
- Иң озак яшәүчеләр:
Хатын-кызлардан - Сафина Шәмсия Алиулла кызы, туган елы: 10.10.1923;
Ирләрдән - Гайнуллов Хабибулла Гайнулла улы, туган елы: 27.09.1925.
- Иң кечкенәләре:
Малайлар: Зәйнетдинов Адел Фәнис улы, 05.02.2022; Кәлимуллин Ислам Илдар улы, 06.02.2022.
Авыл халкының төп шөгыле: терлекчелек һәм игенчелек.
Авыл җирләренең гомуми мәйданы - 3406,74 га
Авылның үз мәйданы - 1,13 кв.км
Социаль объектлар
- Батыр ҮРБ Кызыл Чишмәдә урнашкан врач амбулаториясе
- Инвалидларга һәм өлкән яшьтәге гражданнарга хезмәт күрсәтүче стационар бүлекчә (Кызыл Чишмә авылы, БИ ЧР “Батырдагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге”).
- Кызыл Чишмә почтасы (ФГУП “Россия почтасы” филиалы Яльчек почтампты бүлекчәсенә карый).
- Аптека (ЧРның ССМ һәм СР ГУП ЧР “Фармация“ филиалы).
- Кызыл Чишмә авылы мәдәният йорты (АМЙ) (АМЙ белән бер бинада библиотка һәм авыл советы админстрациясе урнашкан).
- Мәхәллә № 25 (Мәчет 1992 елда ачылган). Мулла - Халиуллин Мәгъсум Халиулла улы.
- Кибетләр (Батыр райпосы, ШЭ Шәмсутдинов М.М.)
Кызыл Чишмә авылы мәдәният йорты
1924 елда авылда изба-читальня ачыла. 1927 елда Кызл Чишмәгә Тимерледән зур булмаган мәчет бинасы күчерелә һәм авыл клубы булып эшли башлый. 1928 елда Кызыл Чишмә тарихында беренче мәртәбә Г. Камал пьесасы куела. Клуб элекке 2 этажлы мәчетнең беренче тажнда урнаша. 1992 елның ноябрендә кирпечтән яңа 2 этажлы таш мәчет төзелә. “Чишмә” фольклор-эстрада төркеме даими рәвештә район һәм республика конкурсларында һәм фестивальләрендә катнаша. Концертлар белән Казанда да булып кайтты.
Мәктәп тарихы
1923 ел- Убый Начар авылында I баскыч мәктәп ачыла
(Чувашия Республикасы Дәүләт тарихы
архивыннан Ф 603- Батыр җирле үзидарә бүлегеннән, карар №26). Бүтән тармаклардан 2018 ел
санала
1930-1932 еллар - башлангыч мәктәп
1936 елдан - тулы булмаган урта мәктәп
1960 елдан - сигезьеллык мәктәп
1982 елдан – урта мәктәп
2002 елдан –урта белем бирү мәктәбе
2014 елдан – Красномайск башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы
audio

Ләйсән Ветрова
Кызыл Чишма - муз. Джаудат Гильфанов, Лейсан Сулейманова


Кызыл Чишмә авылы чикләренең тасвирламасы

Төньяктан авылның чиге көнбатыштан алып, “Тойса”, “Звезда” авыл хуҗалыклары кооперативлары җирләреннән аккан инешне узып, алар белән чиктәш бүгенге Тойса авылы чигеннән үтә.

Авылның көнчыгыш чиге төньяктан бүгенге Батыр районы чигеннән уза. “Чишмә” кооперативы җирләреннән башланып, көньякка таба Чапкас күленә кадәр 250 м төньяккарак, “Колос” колхозы җирләрен урап үтеп, афальт юлны кисеп чыгып, көнбатышка таба 800 м көньяккарак асфальт юл буйлап, “Красномайск авылының көньяк-көнчыгыш өлешендәге инештәге күпердән 50 м көнчыгышкарак” булган ноктага җитеп көньякка борылып, Карлы елгасына кушылучы инешне (Бүле ел.) үтеп, Карлы елгасына чыга.

Авылның көньяк чиге көнчыгыштан Карлы елгасы буендгы бүгенге Батыр районы чигенә чыга. Шуннан көнчыгышка борылып, “Ленин ис. агрофирма” ААҖ белән чиктәш булган “Согыт һәм Карлы елгалары бугазыннан төньяк-көнбатышка таба 250 метр” ноктасына чыга.

Авылның көнбатыштагы чикләре көньяктан бүгенге Алманчы чигеннән үтеп, Карлы елгасыннан көнбатышка таба Согыт елгасына кадәр сузыла. Аннары Согыт урман хуҗалыгының 45, 33 көнбатыш урман ызаннарыннан һәм сөт фермасыннан төньякка таба барып, шул ук урман хуҗалыгының 33, 34 кварталларының төньяк чикләреннән көнчыгышка таба борылып, шуннан Бола елагсы күпере уртасыннан үтеп, Бола елгасыннан төньяк-көнбатышка борылып, “Алманчы-Тойса” юлыннан 450 м һәм Бола елгасы күпереннән көнчыгыштарак, “Ленин ис. ААҖ” җирләре белән чиктәш “Чишмә” кооперативы җирләре буйлап төньякка таба.

Контактлар:

Почта адресы: Россия, Чувашская Республика, Батыревский район, деревня Кзыл-Чишма,
улица Шакира Рахимова, 2а
ИНН 1655437273 КПП 165501001 ОГРН 1201600031555
Банк реквизитлары:
ООО Банк “Аверс”
БИК 049205774
ОГРН 1021600000993
ИНН 165003601 КПП 977950001
Кор счет 30101810500000000774
р/с 40703810100090000139

Директор: +7(987)239-75-35
Фонд Советы: +79872963097

Email kzchishma@gmail.com